news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин: Милләтара сәясәт стратегиясе – күпмилләтле Россиядә төп документ

Россия Президенты Йошкар-Олада милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышын үткәрде.

(Казан, 20 июль, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин бүген Марий Эл Республикасы башкаласы Йошкар-Олада Милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышын үткәрде. Биредә Россиядә 2025 елга кадәр төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә дәүләт милли сәясәте Стратегиясен тормышка ашыру мәсьәләләре тикшерелде, дип хәбәр итә "Марийская правда".

Владимир Путин Милләтара сәясәт стратегиясен күпмилләтле Россиядә төп документ дип атады. Аның нигезләре 3 мең искәрмәләр һәм тәкъдимнәрне исәпкә алып төзелгән. Төп идеясе – Россия халыкларының этномәдәни күптөрлелеген саклау, милләтнең гражданлык үзаңын һәм рухи бердәмлеген ныгыту.

Россия дәүләте башлыгы һәр дәрәҗәдәге хакимият өчен бу юнәлештә эшләү төп шарт булуын ассызыклады. Владимир Путин һәр территориянең милләтара мөнәсәбәтләрдә үзенчәлеге булуын һәм аларны, һичшиксез, исәпкә алырга кирәклеген искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot