news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин: “Милиция хезмәткәрләренең барысын да каралтырга ярамый дип саныйм”
Әмма Эчке эшләр министрлыгында тискәре күренешләргә карата реакция бик тиз һәм катгый булырга тиеш, дип саный Премьер–министр
Скопировать ссылку
(Казан, 3 декабрь, “Татар–информ”). Россия Премьер–министры Владимир Путин Эчке эшләр министрлыгының бөтен структурасын закон бозуда гаепләргә ярамый, дип саный. Бүген россиялеләр белән “турыдан–туры элемтә” барышында ул әнә шулай дип белдерде.
“Хокук тәртибе өлкәсендә күп кенә проблемалар бар. Без закон бозучы кешеләр белән очрашабыз. Бу, әлбәттә, ярамаган эш, – диде РФ Хөкүмәте башлыгы. – Җәмгыять һәм Эчке эшләр министрлыгы үзе әлеге җинаятьләр белән актив көрәшергә тиеш. Әгәр Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре җинаять кылса, аңа катгый җәза бирергә кирәк”.
“Бүгенге көндә Эчке эшләр министрлыгында 1,4 миллион кеше исәпләнә, бу РФ Кораллы Көчләренең сан ягыннан составын да узып китә. Алар мөһим функция үти, еш кына тормышларын куркыныч астына куя, шунлыктан милиция хезмәткәрләренең барысын да каралтырга ярамый дип саныйм, – диде Владимир Путин. – Әмма Эчке эшләр министрлыгында тискәре күренешләргә карата реакция бик тиз һәм катгый булырга тиеш”.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2