news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Медицина оешмаларында дизайнның кәефне яхшыртуга йогынтысы булырга тиеш

Илбашы илкүләм проект программаларында сәламәтләндерү дизайнын куллану мәсьәләсе каралачагын әйтте.

Владимир Путин: Медицина оешмаларында дизайнның кәефне яхшыртуга йогынтысы булырга тиеш
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). РФ Президенты Владимир Путин медицина оешмаларында дизайнның кәефне яхшыртуга йогынтысы булырга тиеш дигән фикер белән килеште. Бу мәсьәлә Казанда “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда күтәрелде.

Медицина оешмаларында сәламәтләнергә булыша торган мохит булдыруны “РФ архитекторлары” программасы финалисткасы Анастасия Яременко тәкъдим итте. Ул бигрәк тә моның яман шештән интегүчеләр өчен мөһим булуын әйтте. Аның фикеренчә, ямьсез, соры дизайнның онкология белән авыручыларга уңай тәэсирен көтеп булмый.

“Бу “доказательный” дизайн дип атала, аның кеше сәламәтлегенә уңай тәэсире дәлилләнгән. Яшәү белән үлем арасында булган кешеләр өчен бу бик мөһим. Ямьсез тирәлек авыру кешене тагы да баса. Депрессия халәтендә сәламәтләнүгә, ничек тә булса гомереңне саклап калуга омтылу болай да авыр. Мин үзем шунда дәваланган кеше”, - диде Анастасия.

Владимир Путин бу фикер белән килеште. Илкүләм проект программаларында сәламәтләндерү дизайнын куллану мәсьәләсен караячагын әйтте.

“Кешеләргә файдага булган барлык нәрсәне кертергә, кулланырга кирәк. Уңайлы тирәлек, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эчке дизайн кәеф күтәрелү һәм сәламәтләнүгә йогынты ясамый калмыйдыр. Моны психологлар да хуплар”, - диде Президент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100