news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин махсус хәрби операция турында: Максатларыбызга ирешкәч, тынычлык булачак

Владимир Путин махсус хәрби операция турында: Максатларыбызга ирешкәч, тынычлык булачак

Махсус хәрби операция, Россия Украинаны денацификацияләү һәм демилитаризацияләү буенча үз максатларына ирешкәч тәмамланачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә барышында әйтте.

«Үз максатларыбызга ирешкәч, тынычлык урнашачак. Ул максатлар үзгәрми. Украинаның денацификациясе һәм демилитаризациясе, аның нейтраль статусы. Потенциаль килешүгә әзерлек буенча сөйләшүләр барышында Киев ягы анда нацизм чәчәк атуы белән килешмәде. Хәзер илдә герой – нацист Степан Бандера, ә хакимият җитәкчесе бөтен дөнья күз алдында фашист Германиясенең холокостта шәхси катнашкан элекке солдатына аягүрә алкышлый», – диде Путин.

Демилитаризациягә килгәндә, Президент әйтүенчә, әгәр Украина бу мәсьәлә буенча килешүгә чыгарга теләми икән, Россия башка чаралар күрергә мәҗбүр булачак, шул исәптән хәрби юнәлештәге чаралар.

«Бүген Украина берни җитештерми диярлек, бөтенесен «халява»га кайтарта. Ләкин ул «халява» иртәме-соңмы бетәргә мөмкин, ул процесс инде башланды, – диде Путин.

Украина аңа көнбатыш вәгъдә иткән бөтен коралны алды, контрһөҗүм башланганнан бире, РФ Кораллы көчләре 750 ләп танк, 2 меңләп бронь машинаны юкка чыгарды, диде Илбашы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100