news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Мәскәү-Казан М12 трассасын озайту карары турында игълан итте

2020 елдан төзелә торган М12 Мәскәү-Казан тизйөрешле трассасы киләчәктә Иркутск һәм Владивостокка кадәр озайтылачак, дип белдерде Президент Владимир Путин. Бу хакта ул Федераль Җыенга юлламасы вакытында әйтте.

«Мәскәү-Казан» тизйөрешле автомагистрален Екатеринбургка, Чиләбе һәм Төмәнгә, ә киләчәктә — Казахстан, Монголия һәм Кытайга чыгу юлы белән, Иркутск һәм Владивостокка, кадәр озайту турында карар кабул ителде», –  дип белдерде Президент. Ул моның яңа логистик коридорлар төзергә һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия базарлары белән икътисади элемтәләрне киңәйтергә ярдәм итәчәген искәртте.

Исегезгә төшерәбез, М12 «Восток» тизйөрешле автомобиль юлында хәрәкәтне бу ел ахырына ачу планлаштырыла. Трасса Европа-Көнбатыш Кытай халыкара транспорт маршрутының бер өлеше, аның озынлыгы 800 км. Санкцияләр шартларында ул Азия илләре белән сәүдә элемтәләрен саклауны сизелерлек җиңеләйтергә тиеш дип көтелә. Россия Хөкүмәтенең Резерв фондыннан тагын 30 миллиард сум акчаны төзелешкә юнәлдерәчәге 13 февраль көнне билгеле булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100