news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Мариуполь шәһәренә килде

Россия Президенты Владимир Путин Мариуполь шәһәренә вертолет белән очып килде. Бу хакта РИА Новости һәм ТАСС Кремльнең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Россия лидеры, автомобиль белән үзе идарә итеп, Мариуполь районнарында йөрде, берничә тукталыш ясап, объектларны карап чыкты. «Невский микрорайонында Президент шәһәр халкы белән сөйләште. Гаиләләрнең берсе чакыруы буенча Путин аларның өенә керде», – дип билгеләп үтә ТАСС.

Төзелеш тармагында күзәтчелек итүче РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин Президентка хәрби бәрелешләрдән соң Мариуполь һәм аның тирә-ягын торгызу буенча эшләрнең ничек баруы турында сөйләде. «<...> сүз яңа торак микрорайоннар, социаль һәм мәгариф объектлары, торак-коммуналь хуҗалык инфраструктурасы, медицина учреждениеләре төзү турында барды», – дип яза РИА Новости Кремльнең матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Upd. (9.10): Хөснуллин Мариуполь үзәген реконструкцияләүне бу ел ахырына тәмамлау күздә тотылуына аерым тукталды. Анда күп кенә тарихи биналар урнашкан. Ул шулай ук Путинга төзекләндерелгән филармонияне күрсәтте. «Уңайлы, матур», – дип бәяләде Президент.

Моннан тыш, Россия дәүләт башлыгы яхта-клуб районындагы яр буен, театр бинасын һәм Мариупольнең истәлекле урыннарын карады.

Бу – Владимир Путинның Донбасска беренче сәфәре. Бу хәбәр язылган вакытка бу вакыйга турында Кремль сайтында хәбәр урнаштырылмаган.

Моңа кадәр Россия Президенты Севастопольдә булды, ул анда машина белән килде. «Татар-информ» бу турыда хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100