news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин мәктәп укучыларын һәм педагогларны Белем көне белән котлады

Владимир Путин мәктәп укучыларын һәм педагогларны Белем көне белән котлады
Фото: kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин видеоэлемтә буенча төбәкләрдә 160 яңа мәктәп ачу тантанасында катнашты. Ул шулай ук Россиядә яшәүчеләрне Белем бәйрәме белән котлады. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Педагогларыбызны, укучыларны, ата-аналарны бүгенге бәйрәм - Белем көне белән котлыйм. Укуда, эштә уңышлар телим», - диде дәүләт башлыгы.

Путин искәрткәнчә, гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирүне үстерү илнең демографик сәясәте өчен бик мөһим һәм бу юнәлештә куелган барлык максатлар нәтиҗәле гамәлгә ашырылырга тиеш.

Россия Президенты кыргыз хезмәттәше Садыр Жапаров белән Кыргызстанның өч шәһәрендә мәктәпләр төзүгә старт бирде, анда фәннәр рус телендә укытылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot