news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин мәктәп тәмамлаучы укучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте

Владимир Путин мәктәп тәмамлаучы укучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте
Фото: © "Татар-информ"

РФ Президенты Владимир Путин мәктәпне тәмамлаучы чыгарылыш сыйныф укучыларына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Чыгарылыш кичәләренә багышланган видеомөрәҗәгатьне Кремльнең матбугат хезмәте чыгарды.

«Бу көннәрдә бөтен Россиядә, безнең чиксез, гүзәл һәм бөек илебездә мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре уза. Мәктәп тәмамлаучыларны, аларның әти-әниләрен, якыннарын, остазларын шушы искиткеч, хыяллар, өметләр һәм яшьлек романтикасы белән тулы бәйрәм белән чын күңелдән котларга телим», - дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.

Путин чыгарылыш укучылары тормышында бөтенләй яңа этап башлануына, анда барлык төп карарларны укучылар үзләре кабул итәчәгенә игътибар итте.

Президент шулай ук укытучылар һәрвакыт үз укучыларының уңышларына сокланачак, дип искәртте. Ул мондый казанышларның нигезе буларак «максатчанлык, тырышлык, яңа белем һәм күнекмәләр алырга омтылу, булачак һөнәрдә үзеңне күрсәтү, кешеләргә файда китерү, туган илгә хезмәт итү» кебек сыйфатларны атады.

«Иң мөһиме - омтылышыңны тормышка ашыру, үз һөнәреңне табу. Шул чакта иң катлаулы бурычлар да сезнең көчтән киләчәк, ә сезнең казанышлар башкаларны илһамландырачак», - дип ассызыклады Путин.

Шул ук вакытта Россия лидеры үзе игълан иткән Гаилә елында һәр кеше өчен төп таяныч – гаилә, дип белдерде. «Иң яхшы гаилә традицияләрен дәвам итәрсез, бүген хыялыгызда булган киләчәкне бергәләп төзи алырсыз, дип ышанам», — дип билгеләп үтте ул. Ил Президенты чыгарылыш укучыларына уңышлар, зур казанышлар, җиңүләр һәм бәхет теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100