news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Мәскәү шәһәр Думасына сайлауларда тавыш бирде

Россия лидеры журналистларга белдергәнчә, кандидатларның саны түгел, ә аларның эш сыйфаты мөһим.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин иртән Мәскәү шәһәр Думасына сайлауларда тавыш бирү өчен Россия Фәннәр академиясе бинасында оештырылган участокка килде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Россия лидеры журналистларга белдергәнчә, кандидатларның саны түгел, ә аларның эш сыйфаты мөһим. Чит илләрдә йөзләгән кандидат та була, диде ул.

«Сан түгел, ә сыйфат мөһим», - дип ачыклык кертте Владимир Путин.

Президент әлеге сайлауларда лаеклы кандидатлар тәкъдим ителүенә ышаныч белдерде.

Гадәттәгечә, дәүләт башлыгы кем өчен тавыш бирүен әйтмәде. Ул кандидатны шәхсән белмәвен, әмма аның «яхшы, намуслы кеше булуына» өметләнүен искәртте.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot