Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин мәрхүм Иосиф Кобзон белән хушлашырга килде
Путин мәрхүмнең гаиләсе янына килеп, аның тол хатыны, балалары һәм оныкларының кайгысын уртаклашты.
(Казан, 2 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Россия Президенты Владимир Путин мәрхүм Иосиф Кобзон белән хушлашу мәрәсименә килде. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.
- Бүген Мәскәүдә Иосиф Кобзон белән хушлашу чарасы уза.
Чайковский исемендәге Концертлар залына килеп, Путин Кобзонны бер минутлык тынлык белән искә алды. Башын иеп басып торганнан соң, Президент табут янына чәчәкләр салды.
Шуннан соң Путин мәрхүмнең гаиләсе янына килеп, аның тол хатыны, балалары һәм оныкларының кайгысын уртаклашты. Путин Нинель Кобзон янына утырып, бераз сөйләшеп алды.
Моңа кадәр Кобзон белән хушлашырга Дмитрий Медведев килгән иде.
- СССРның халык артисты Иосиф Кобзон 30 августта 80 яшендә вафат булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз