Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин: мәктәпләрне ябу һәм дистанцион укуга күчү турында сөйләшү җитди түгел
Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, быел «Ел укытучысы» традицион бөтенроссия конкурсы соңрак була.
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Россиянең киләчәге яшьләрдән, ә аларны әзерләү мәктәп укытучыларыннан тора. Россия Президенты Владимир Путин педагогик югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары белән очрашуда шундый фикер әйтте.
Дәүләт башлыгы Укытучылар көнендә видеоконференция режимында педагогика югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары белән мәгарифне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты. Путин илнең барлык торак пунктларында балаларны укыту, шулай ук укытучыларның тормышы һәм эше өчен шартлар булырга тиешлегенә басым ясады.
«Мәктәпләрне ябу, тулысынча дистанцион укуга күчү турында сөйләшү җитди түгел, чөнки технология ничек кенә үсеш алмасын, нәкъ менә уртак эш, иҗат, укучы белән укытучының турыдан-туры аралашуы югары сыйфатлы белем бирергә ярдәм итә», — диде Владимир Путин.
Россия Президенты искәрткәнчә, Россиядә укытучылар хезмәтенә һәрвакыт хөрмәт белән карадылар. Covid-19 эпидемиясе котырганда, мәктәп укытучылары кыска вакыт эчендә яңа технологияләрне һәм алымнарын кулланып, дистанцион уку процессын көйли алды.
«Сыйныф җитәкчеләренә өстәмә федераль түләүләр турындагы карар кабул итү урынлы, дөрес булды, алар моңа лаеклы», — диде дәүләт башлыгы.
Владимир Путин сүзләренчә, коронавирус таралу куркынычы бетмәде, шуңа күрә «Ел укытучысы» традицион бөтенроссия конкурсы быел соңрак булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз