news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин мәктәпләрдә интернет тизлеге кимендә 400 тапкырга артырга тиеш дип саный

Владимир Путин белем бирүнең эчтәлеге үзгәрергә тиешлеген дә ассызыклады.

Владимир Путин мәктәпләрдә интернет тизлеге кимендә 400 тапкырга артырга тиеш дип саный
архив/Александр Эшкинин
(Казан, 20 февраль, "Татар-информ"). 2021 елга кадәр Россиянең барлык мәктәпләре дә югары тизлекле интернет белән тәэмин ителергә тиеш. Бу хакта Федераль Җыенга юлламасында Россия Президенты Владимир Путин әйтте. 
 
Президент 2006 елда мәктәпләр интернетка тоташтырылуын һәм 128 кбит/с тизлеккә көйләнгән булуын искәртте.
 
"2021 ел азагында Россиянең барлык мәктәпләре дә челтәргә чыгу мөмкинлегенә ия булудан тыш, югары тизлекле интернетлы булырга тиеш. Хәзер тизлекнең 50 яисә 100 Мбит/с булуы кирәк. Ягъни ул кимендә 400 тапкырга артырга тиеш", - диде Владимир Путин. 
 
"Тизлекне арттыру балаларга танылган укытучыларның дәресләрен һәм лекцияләрен тыңларга мөмкинлек ачарга, Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге яшьтәшләре белән күмәк онлайн-проектларны тормышка ашырырга булышачак", - диде Президент. 
 
Владимир Путин белем бирүнең эчтәлеге үзгәрергә тиешлеген дә ассызыклады. Ил башлыгы фикеренчә, белем бирү программаларында һәм стандартларында илнең фәнни-техник үсешенең өстенлекләрен чагылдырырга, ә федераль дәреслекләр исемлегенә иң яхшы басмаларны кертергә кирәк. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100