Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин мәктәпләрдә иминлек саклауда өстәмә чаралар оештыру комплексын раслаган
Россия Куркынычсызлык Советы аппараты Россия мәктәпләрендә иминлекне тәэмин итүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар комплексын эшләгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”). Россия Куркынычсызлык Советы аппараты Россия мәктәпләрендә иминлекне тәэмин итүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар комплексын эшләгән. Россия Президенты Владимир Путин аны раслаган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Куркынычсызлык Советы Секретаре урынбасары Александр Гребенкинга сылтама белән хәбәр итте.
"Российская газета"га биргән интервьюда Гребенкин алдагы ике елда 18 төбәктә мәктәп һәм көллияттә укучылар тарафыннан 24 җинаять кылынганлыгын искәртә. Корал һәм шартлаткыч җайланмалар кулланылган җинаятьтә 99 кеше яраланган. 24 кеше һәлак булган, шуларның уникесе - балалар.
"Безнең тарафтан хокукый һәм оештыру характерындагы өстәмә озак вакытлы чаралар комплексы эшләнде. Ул Россия Президенты тарафыннан расланды.Чаралар яңа җинаятьләр кылу мөмкинлеген бөтенләй бетермәсә дә, аларны минимумга калдырырга тиеш", - дип җиткерә Гребенкин.
Аның сүзләренә караганда, "белем бирү оешмаларының иминлеген тәэмин итү өчен ел саен федераль бюджеттан өстәмә ассигнованиеләр бүлеп бирү каралган".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз