news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин, Мәккәдә мәчет ишелү уңаеннан, Согуд Гарәбстаны короленә кайгы уртаклашу белдерде

Соңгы мәгълүматлар буенча, фаҗига корбаннары - 107 кеше, тагын 230 кеше зыян күргән

 (Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин, Мәккәнең зур мәчетендәге фаҗига уңаеннан, Согуд Гарәбстаны короле Сәлман Бен Абдел Азиз Әл Саудка кайгы уртаклашу белдерде.

Россия халкы күп санлы хаҗ кылучыларның фаҗига корбаннары булуына ихлас кайгыра, дип ассызыклады Россия башлыгы.

Владимир Путин һәлак булучыларның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде һәм зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын теләде, дип хәбәр ителә Кремль сайтында.

Искәртеп үтик: Согуд Гарәбстанында Мәккәдә мәчет территориясенә төзелеш краны аву сәбәпләрен тикшерәләр. Якынча мәгълүматларга караганда, фаҗига көчле җил һәм яңгыр нәтиҗәсендә булырга мөмкин. Коткаручылар  төзелеш калдыкларын берничә сәгать тикшерә, гадәттән тыш хәл урынында ашыгыч ярдәм бригадасы эшли.

Соңгы мәгълүматлар буенча, фаҗига корбаннары 107 кешегә җиткән, яралылар саны - 230.

news_right_1
news_right_2
news_bot