Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин: Мөхәммәд пәйгамбәргә карикатура ясау — иҗат түгел, ә мыскыл итү
Президент фикеренчә, мондый хәлләр тагын да кискенрәк экстремистик күренешләр китереп чыгара.
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). «Үлемсез полк» сайтында нацистлар сурәтен урнаштыру, Мөхәммәд пәйгамбәргә карикатура ясау — иҗат иреге түгел, ә мыскыллау. Бу хакта еллык матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин әйтте.
Журналистлар дәүләт башлыгыннан рәссамның иҗат иреге һәм үз-үзләрен күрсәтү хокукы турында кызыксынды. Катнашучыларның берсе кешеләрнең экстремизмда һәм диндәге кешеләрнең хисләрен мыскыл итүдә гаепләнеп административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылу очраклары артуы турында әйтте.
«Үлемсез полк» сайтында Гитлерны һәм Гиммлерны урнаштыру — иҗат ирегеме? Әйдәгез эшнең бу ягы турында уйлап карыйк. Әлбәттә, без иҗат иреген һәм гомумән, ирекне тәэмин итәргә тиеш», — диде Президент җавап итеп.
Президент Мөхәммәд пәйгамбәргә ясалган карикатуралар турында да искә төшерде. Владимир Путин моны ислам динен тотучыларның хисләрен мыскыл итү дип кабул итүен әйтте. «Мөхәммәд пәйгамбәрне мыскыл итү — иҗат ирегеме? Мин юк дип саныйм. Бу ислам динен тотучыларның изге хисләреннән көлү һәм дин тоту иреген бозу».
Аның сүзләренчә, мондый хәлләр тагын да кискенрәк экстремистик күренешләр китереп чыгара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз