Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин ЛГБТ пропагандасын тулысынча тыю турындагы законга имза куйды
Россия Президенты Владимир Путин илдә ЛГБТны пропагандалауны тулысынча тыя торган законга кимза куйды. Тыю традицион булмаган сексуаль мөнәсәбәтләрне һәм җенесне үзгәртүне пропагандалый торган фильмнар, китаплар, реклама һәм басмалар, товарларга кагыла.
Мондый материаллар булган фильмнар прокатка чыгарылмаячак, ә әдәбият һәм аудиовизуаль сервислар бастырылмый һәм рекламаланмый. Тыю Россия продукциясенә дә, чит ил продукциясенә дә кагыла.
Традицион булмаган сексуаль мөнәсәбәтләрне балигъ булмаганнар арасында тасвирлау яки сурәтләү өчен 200 мең сумга кадәр штраф каралган. Оешмаларга 4 млн сумга, педофилларга 800 мең сумга кадәр штраф яный. Моннан тыш, ЛГБТны теләсә нинди формада пропагандалаган өчен, шул исәптән балигъ булмаганнар арасында түгел, гражданинга 100дән алып 400 мең сумга кадәр, оешмага 5 млн сумга кадәр штраф салыначак. Беренче ике пунктны бозган чит ил кешеләре өчен шулай ук депортация каралган.
Мондый материалларны һәм программаларны ачыклауны эзләү һәм блоклау белән Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) шөгыльләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз