Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин Ленин гәүдәсен мавзолейдан чыгармауны сорады
Россия Президенты илдәге халыкның күпчелеге СССР заманнарын сагынып искә алуын әйтте.
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдәге Кызыл мәйданда урнашкан мавзолейдан Ленин гәүдәсен чыгаруга каршы. Бу совет заманын сагынып искә алучы халыкның тискәре фикерен тудырырга мөмкин. Владимир Путин зур матбугат конференциясе вакытында шундый фикерен әйтте.
«Минемчә, гәүдәгә тияргә кирәкми», — диде Путин. «Безнең илдә аның белән тормышын, язмышын бәйләгән кешеләр күп, алар моны узган еллардагы уңышлары, совет чоры казанышлары белән бәйли», — диде ул.
Владимир Путин Ленинның дәүләт эшлеклесе түгел, революционер булуын әйтте. Путин фикеренчә, большевиклар илнең үсешен бер партия белән генә бәйләп хата ясаган. «Партия таркала башлады, аның артыннан ил дә җимерелде», — диде Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз