news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин: Кызыл Лиман якын арада алыначак

Кызыл Лиман шәһәренең якынча 50 проценты Россия Кораллы көчләре контролендә. Якын арада торак пункт алыначак. РФ Президенты Владимир Путин туры эфир барышында шул хакта хәбәр итте.

«Көньяк Лиман юнәлешендә безнең гаскәрләр нәтиҗәле эш итә. Урам бәрелешләре бара, Кызыл Лиман якын арада алыныр дип ышанам. Шәһәрнең 50 проценты инде безнең контрольдә. Аннары хәрәкәт Славянск ягына таба дәвам итәчәк», – дип белдерде Илбашы.

Моннан тыш, Константиновкада бәрелешләр бара. Президент сүзләренчә, анда да торак пунктның яртысыннан артыгы РФ Кораллы көчләре контролендә. Красноармейскины (украинча – Покровск) алу мөһим вакыйга булды, ул алдагы һөҗүмнәр өчен мөһим плацдарм, дип өстәде Путин.

«Димитров та (украинча – Мирноград –Т.И. иск.) тулысынча камап алынган, шәһәрнең яртысыннан артыгы безнең контрольдә. Дошман камалыштан кечкенә төркемнәр белән чыгарга омтыла. Украина гаскәрләре Красноармейскиның бер өлешен генә булса да кайтармакчы була, ләкин югалтуларга дучар булып, уңышка ирешми», – дип дәвам итте ул.

Тагын бер юнәлештә – Гуляйполе шәһрендә бәрелешләр бара, шәһәрнең зур өлеше – РФ Кораллы көчләре контролендә.

«Ел азагына кадәр Россия Кораллы көчләренең зур уңышларын күрербез дип ышанам», – диде Владимир Путин.

news_right_1
news_right_2
news_bot