news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Кытай спортчыларын Казанга «Киләчәк уеннары»на чакырды

Кытай спортчыларын «Киләчәк уеннары» турнирында көтәләр. Ул 2024 елның язында Казанда була. Россия Президенты Владимир Путин Кытай Халык Республикасы рәисе Си Цзиньпин белән сөйләшүдә чакыру белән чыгыш ясады.

«Әлбәттә, Кытай спортчылары делегациясен киләсе елның язында Казанда спортның инновацион төрләре буенча «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирында көтәбез», - диде Россия дәүләте башлыгы. ТАСС шул хакта яза.

«Киләчәк уеннарында» физик активлык цифрлы һәм фәнни элементлар белән кушыла, дип аңлатты Президент. «Сүз бик перспективалы, яшьләрне җәлеп итә торган инициатива турында бара, без аны Кытай дусларыбыз белән бергә алга этәрә алыр идек. Шуңа күрә аларга үз илләрендә шундый икенче уеннарның хуҗалары булып чыгыш ясарга тәкъдим иттек», - дип өстәде Путин.

Искәртик, бүген Кремльдә Владимир Путин белән Си Цзиньпинның рәсми сөйләшүләре узды. Кытай Халык Республикасы рәисе кичә Мәскәүгә эш сәфәре белән килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100