news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Кыш бабайга карата фикерен әйтте

«Минем [Кыш бабай белән] мөнәсәбәтләр яхшы», — диде Путин.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Ел саен үткәрелә торган зур матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин Кыш бабайга нинди карашта булуын сөйләде.

Бер журналистның мәзәк соравына җавап биреп, ул илдә югары урын били алуы һәм кешеләр куйган бурычларны хәл итү мөмкинлеге булган өчен Яңа ел тылсымчысына һәм РФ гражданнарына рәхмәтле булуын әйтте.

«Минем [Кыш бабай белән] мөнәсәбәтләр яхшы. Һәм мин аңа бүгенге көндә булган сыйфатымда сезнең белән очраша алганым өчен рәхмәтле. Бу югары вазифаны ышанып тапшырган Россия халкына тагын да зуррак рәхмәт», — диде Путин.

Ул шулай ук күптән түгел Петербург юристының теләкләрен үтәмәгән өчен Кыәш Бабайны судка бирүе турында фикерен әйтте. .

«Мин Кыш бабайның адвокаты булырга риза һәм гариза бирүчегә Кыш бабайның ел дәвамында үзләрен яхшы тотучыларның гына теләкләрен үтәвен әйтәм. Ул үз тәртибен анализласын һәм Кыш бабайның аны бәйрәмдә бүләкләргә нәрсә комачаулавын белсен», — дип йомгаклады Владимир Путин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100