Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин Кремльдә Трампның махсус илчесе Уиткоффны кабул итте
Россия Президенты Владимир Путин Кремльдә Америка лидеры Дональд Трампның махсус илчесе Стивен Уиткофф белән очрашты, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы. Очрашуда, басма мәгълүматлары буенча, Владимир Путинның ярдәмчесе Юрий Ушаков та катнашкан.
Америка дипломаты Мәскәүгә чәршәмбе иртән килде. Внуково аэропортында аны Россия туры инвестицияләр фонды башлыгы, РФ Президентының чит илләр белән икътисади хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Кирилл Дмитриев каршы алды. Шуннан соң алар «Зарядье» паркында йөрде.
Моңа кадәр Стивен Уиткофф сөйләшүләр үткәрү өчен 25 апрельдә - Мәскәүгә, ә 11 апрельдә Санкт-Петербургка килгән иде. Сәфәрләренең икесендә дә ул РФ Президенты Владимир Путин белән очрашты. Бу - махсус илченең Россиягә ел башыннан бирле инде бишенче сәфәре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз