news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Кремльдә Айдар Җаббаровка яшь мәдәният эшлеклеләре премиясен тапшырды

Россия Президенты Владимир Путин Галиәсгар Камал театры режиссеры Айдар Җаббаровка дәүләт башлыгы гамәлгә куйган яшь мәдәният эшлеклеләре премиясен тапшырды. Тантана Мәскәү Кремлендә узды.

Режиссер Татарстан җитәкчелегенә, шул исәптән ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

«Татарстан юк дигән сүзне белми. Барлык иҗади инициативалар һәм тәкъдимнәр дә хуплана. Мин анда хезмәт итүемә шат һәм бәхетлемен. Президент каршындагы мәдәният һәм сәнгать советының барлык әгъзаларына, аерым алганда Валерий Владимирович Фокинга, әлеге советның рәисе Владимир Владимировичка хезмәтемә шундый югары бәя биргәннәре өчен рәхмәт әйтәсем килә», - дип белдерде Җаббаров бүләкне кабул итеп алганда.

Яшь режиссер әлеге бүләккә Россия театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен лаек булды.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100