Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин Кремльдә WorldSkills Russia җыелма командасын кабул итә
Абу-Дабида WorldSkills-2017 дөнья чемпионатында баллар буенча Россия җыелмасы гомуми команда зачетында беренче урынны алды.
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Кремльдә WorldSkills Russia җыелма командасын кабул итә, дип хәбәр ителә Кремль сайтында.
Искәртеп узыйк, Абу-Дабида (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) WorldSkills-2017 44нче дөнья чемпионатында баллар буенча Россия җыелмасы гомуми команда зачетында беренче урынны алды. Шулай ук медаль саны буенча бишенче урынга лаек булды: 6 алтын, 4 көмеш, 1 бронза һәм “Осталык өчен” 21 медаль.
WorldSkills Russia җыелма командасы составына илнең 24 төбәгеннән 58 катнашучы һәм 52 эксперт керде. Команда чараның барлык 52 төр компетенция буенча ярышларында катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз