Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин көзге чакырылышта армиягә 135 мең кешене чакырырга кушты
Россия Президенты Владимир Путин 1 октябрьдән көзге чакырылыш турындагы карарга имза куйды. РФ Президенты кушуы буенча армиягә 135 мең кеше чакырылачак. Әлеге карар хокукый актларны рәсми бастырып чыгару сайтында урнаштырылды.
«2025 елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр Россиянең 135 мең гражданы хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш. Шулай итеп запаста булмаган 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге егетләр һәм «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы федераль закон нигезендә чакырыла», — диелә документта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз