Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин ковид күрсәткече аеруча югары булган төбәкләргә ярдәм итәргә кушты
Ул бу бурычларны РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына йөкләде.
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Президенты Владимир Путин коронавирус инфекциясе белән авыручылар күп булган төбәкләргә кирәкле барлык ярдәмне күрсәтергә кушты.
«Бу катлаулы вазгыятьтә сәламәтлек саклау системасы өзеклексез эшләргә тиеш. Хөкүмәтне көндәлек режимда дарулар, кислород җитәрлек булуын тикшереп торуын, вазгыятьне контрольдә тотуларын сорыйм», — диде Президент РФ Хөкүмәт әгъзалары белән очрашуда.
Путин аерым субъектларга «кул белән эшли торган режимда ярдәм кирәк» диде. «Сәламәтлек саклау министрлыгын төбәкләргә кадрлар ярдәме күрсәтүен, кирәк булган урыннарга югары класслы белгечләр җибәрүен, шул исәптән алдынгы медицина клиникаларыннан табиблар юллавын сорыйм», — дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз