news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Коронавирус белән бәйле барлык дефицитлар да бетерелде дип уйлыйм

Президент Россия медицинасы алдында туган каршылыклар белән көрәшкә бик күпләр кушылуын искәртте.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Коронавирус аркасында күп кенә тармаклар зыян күрде, шул исәптән күп кенә дәвалау учреждениеләре ковид авырулары өчен үзгәртелде, бу башка юнәлешләрдә ярдәм күрсәтүдә чагылды. Әмма бу проблемаларның барысы да хәл ителде. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин журналистлар белән ел саен үткәрелә торган зур матбугат конференциясендә сөйләде.

«Коронавирус аркасында проблемалар күп булды. Беренче этапларда битлекләр дә, перчаткалар да, кирәкле костюмнар да җитмәде. Бу мәсьәләләр барысы да хәл ителгән дип уйлыйм, һәм дефицитлар бүтән булмас дип өметләнәм», — диде Путин.

Ул сәламәтлек саклау системасында проблемалар килеп чыккач, эшкә волонтерлар, югары уку йортлары укытучылары һәм башка бик күпләр кушылуын әйтте. Бу исә Россия медицинасы алдында килеп чыккан каршылыкларны җиңеп чыгарга мөмкинлек бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100