Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин кораллану буенча дәүләт программасы турында киңәшмә үткәрәчәк
Россия Президенты Владимир Путинның якын көннәргә планлаштырылган эш графигында кораллану буенча дәүләт программасы турында киңәшмә, кадрлар мәсьәләсенә багышланган Дәүләт советы утырышы, шулай ук дәүләт бүләкләрен тапшыру һәм яңа инфраструктура объектларын ачу чаралары каралган. Бу хакта «Россия 1» телеканалы эфирында хәбәр ителде.
«Яңа ел алды атнасында Президентның эш графигы чараларга бик бай: ул кораллану буенча дәүләт программасы турында киңәшмә үткәрәчәк, кадрлар сәясәтенә багышланган Дәүләт советында катнашачак. Шулай ук ил башлыгы дәүләт бүләкләрен тапшырачак һәм төрле төбәкләрдә яңа инфраструктура объектларын ачачак», – дип белдерелде «Москва. Кремль. Путин» телепрограммасында.
Моннан тыш, атна башында Россия лидеры Санкт-Петербургта узачак БДБ илләренең рәсми булмаган саммитында катнашырга планлаштыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз