news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Көньяк Африка Республикасы Президенты Сирил Рамафоса белән очрашты

Владимир Путин Көньяк Африка Республикасы Президенты Сирил Рамафоса белән очрашты
Фото: © Кристина Кормилицына, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

БРИКС саммиты кысаларында Казан Кремлендә Владимир Путинның Көньяк Африка Республикасы Президенты Сирил Рамафоса белән очрашуы узды.

«Бүген кич бергә саммитны ачу тантанасында катнашачакбыз. Быел Россия Көньяк Африка Республикасыннан рәислек эстафетасын кабул итте, һәм без эшебезне Көньяк Африка Республикасындагы саммитта ирешелгән нәтиҗәләрне исәпкә алып төзедек», – дип белдерде Владимир Путин.

Сирилл Рамафоса Россия президентына кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде һәм аны БРИКСтагы рәислеге белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Казанда БРИКС саммиты югары дәрәҗәдә оештырылган, ә Россия Көньяк Африка өчен кыйммәтле партнер булып тора.

«Без Россияне илебезнең союздашы һәм дустыбыз дип саныйбыз, бу дуслык инде озак вакыт дәвам итә», – диде көньяк Африка республикасы Президенты.

  • БРИКС илләре саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия 2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСта рәислекне үз өстенә алды. Ел берләшмәгә яңа әгъзалар кушылудан башланды – Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, аңа хәзер Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100