news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Көнбатышка «дус яшик» дип мөрәҗәгать итте

Россия Президенты Владимир Путин РФ Хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышында Көнбатыш илләренә мөрәҗәгать итеп: «Әйдәгез, дус яшик», – дип белдерде.

Ил башлыгы Россиянең үзенә караган гражданлык судноларын басып алуга җавап бирергә әзер булуын искәртеп үтте. Балтыйк диңгезендә үткәрелгән тиешле Европа хәрби өйрәнүләре дә игътибарсыз калмады, дип билгеләп үтте ул.

Россия лидеры шулай ук атом-төш триадасын РФ суверенитетының гарантиясе булып калуын басып әйтте. Үзәк стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә заманча коралларның дәрәҗәсе 92 процент тәшкил итә.

Шул ук вакытта Владимир Путин спутник төркемен, аеруча гаскәрләр белән идарә итү өчен, тулы күләмдә формалаштырып бетерергә кушты. «Үзебезнең һава һөҗүменә каршы оборона системасы теләсә нинди һава-космик һөҗүме чараларын юк итүне тәэмин итәргә тиеш», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot