news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Көнбатыш Россиягә каршы 40 мең санкция кертте

Көнбатыш илләре Россиягә каршы 40 меңнән артык төрле санкция кертте, дип хәбәр итте Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин туры элемтә барышында.

«Көнбатыш Россиягә каршы 20 мең санкция кертте», – дип бирә башлаган иде үз соравын Ямал журналисты.

«Кырык (мең). Ләкин, дөресен әйткәндә, санамыйм», – дип төзәтте журналистны Россия Президенты.

Россия башлыгы фикеренчә, санкция кертүчеләр конкуренциядән курка, шуңа күрә намуссыз конкуренция өчен сәяси көрәш чарасын куллана. Мәсәлән, АКШта, Ямал журналисты сораган СПГ (сыекландырылган табигый газ) производствосы, Россиягә караганда күбрәк, ләкин «Новатэк» компаниясе үсә, шуңа Көнбатыш аңа үсәргә комачауларга тели, дип өстәде ул.

«Бу алар өчен дә начар. Әгәр алар, икътисади алымнар белән түгел, ә шул рәвешле конкуренция белән көрәшсә, үзләре дә көндәшлеккә сәләтләрен югалтачак. Иртәгә түгел, ләкин берәр кайчан, әгәр шулай дәвам итә калса», – диде Путин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100