Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин: Климат үзгәрмәсен өчен мөмкин кадәр тырышырга кирәк
Россия өчен климат үзгәрү җитди процесс булып тора, диде Россия Президенты.
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия Президенты Владимир Путин Россия атмосферага калдыклар чыгара торган иң зур дәүләтләр исәбенә керми, дип искәртте. Бу фикерен ул Мәскәүдә зур матбугат конференциясе вакытында әйтте.
Путин БМО мәгълүматларын китерде. Алар нигезендә беренче урыннарны АКШ һәм Кытай (чыгарылган калдыкларның 16 проценты), Европа Берлеге илләре (11 процент) били, аннары Россия (6 процент) һәм Һиндстан (5 процент) бара.
Ул Парижның климат буенча килешүендә температураның 1,5 проценттан артуына юл куймау бурычы куелуын искәртте.
Дәүләт башлыгы ил территориясенең 70 проценты Төньяк киңлектә булуын билгеләп үтте. «Безнең поляр түгәрәк артында мәңгелек туңлыкта төзелгән шәһәрләр бар. Әгәр ул эри башлый икән, сез күзаллыйсызмы нинди нәтиҗәләр килеп чыгарга мөмкин булуын? Бик җитди», - диде ул.
Дәүләт башлыгының унбишенче зур матбугат конференциясе Мәскәүдә уза. Быел бу чарага Россиянең төрле төбәкләреннән рекордлы санда журналистлар җыелды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз