news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Киләсе елда инфляция өч процентка кимер дип көтелә

Россия - финанс һәм бюджет системасының торышы буенча формалашып килүче базарлар арасында лидерларның берсе, ди Россия Президенты Владимир Путин.

Владимир Путин: Киләсе елда инфляция өч процентка кимер дип көтелә
kremlin.ru

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россиядә еллык инфляция 3,25 процентка тигез. Бу хакта соңгы мәгълүматка нигезләнеп Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә зур матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Бу — безнең өчен яхшы яхшы күрсәткеч. Киләсе елның башында инфляция өч процентка якынаерга мөмкин. Инфляциядән күрыкмыйбыз. Безнеңчә, аны таргетларга һәм киметергә кирәк, чөнки инфляция үсеше гражданнарның реаль керемнәре кимүен аңлата», — ди Путин.

Ил башлыгы әйтүенчә, инфляция — ул бәяләрнең үсүе, ә без моны теләмибез. Бу — икътисади үсешне тәэмин итүче фундаменталь макроикътисади шартларның берсе. Инфляцияне көтү инвестицион процессны өзә. Әмма безнең бу өлкәдә күрсәткечләребез яхшы. Россия — финанс һәм бюджет системасының торышы буенча формалашып килүче базарлар арасында лидерларның берсе.

Дәүләт башлыгының унбишенче матбугат конференциясе Мәскәүдә уза. Быел чарада 1895 журналист катнашырга теләк белдерде. Бу – рекордлы күрсәткеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100