news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин керемнәрнең аз булуын таныды

Президент сүзләренчә, моның сәбәбе – кредитлар түләү.

Владимир Путин керемнәрнең аз булуын таныды
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Россия Президенты Владимир Путинга турыдан-туры элемтәдә беренче сорау керемнәрнең, шул исәптән, хезмәт хакының түбәнәюе турында килеп иреште.

Президент энергетика базарындагы вазгыять аркасында икътисад һәм социаль өлкәдә "тискәре элемент" булуын искәртте. “Әмма акрынлап керемнәр яңадан торгызыла”, - диде ул.

“Кредитлар түләү аркасында реаль керемнәр төшә бара, шуның өчен дә Үзәк Банкны бу мәсьәләгә игътибар итәргә чакырам”, - дип сөйләде Владимир Путин.

Россия Президенты рәсми булмаган базарның да кимегәнен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, 2013 елдан номиналь хезмәт хакы 33 меңнән 45 меңгә кадәр арткан. Ул моның уртача саннар гына булуы хакында әйтте.

“Халык ачуланмасын иде, мин уртача саннар турында әйтәм. Чөнки бездә тармак буенча да, регионнар буенча да түләү аермалыклары зур”, - диде Президент.

  • Быел Путин ил халкы белән шушындый форматта унҗиденче тапкыр очраша. Программа студиясе Кунаклар сараенда урнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot