news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Кемероводагы янгынны җинаятьчел салкын караш аркасында килеп чыккан, диде

Россия Президенты “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендәге фаҗигагә карата фикерен белдерде.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Кемероводагы янгынны җинаятьчел салкын караш аркасында килеп чыккан, дип белдерде, диелә РИА Новости хәбәрендә.

Кемеровода янгын салган зыянны хәл итүгә багышланган киңәшмәдә Россия Президенты “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендәге фаҗигагә карата фикерен әйтте: “Нәрсә соң бу бездә? Бу бит сугышчан хәрәкәтләр дә, шахтада көтелмәгән вакытта метан бәреп чыгу да түгел. Демография турында сүз алып барабыз һәм нәрсә аркасында шулкадәр кешене югалтабыз? Җинаятьчел салкын караш аркасында, башбаштаклык аркасында”.

Владимир Путин шулай ук, киңәшмәне бер минут тынлык белән ачып җибәреп, һәлак булучылар туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100