news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Рәшит Низамовка югары мәктәпнең атказанган хезмәткәре исеме бирде

Россия Президенты Владимир Путин үз указы белән Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамовка «Россия Федерациясенең югары мәктәбе атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирде.

Хокукый мәгълүмат язылган рәсми интернет-порталда урнаштырылган документта мактаулы исемнәрнең КДАТУ ректорына һәм башка россиялеләргә нинди казанышлары өчен бирелүе төгәлләштерелмәгән.

  • Рәшит Корбангали улы Низамов – профессор, техник фәннәр докторы, ТР Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты. Ул Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты белән 2008 елдан бирле җитәкчелек итә (2013, 2018 һәм 2021 елларда ректор вазифасына сайланган).
news_right_1
news_right_2
news_bot