news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин KazanSummit форумында катнашучыларны сәламләгән

Дәүләт башлыгы котлау телеграммасында Россия һәм ислам дөньясы илләре арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүнең әһәмиятен билгеләп үткән.

Владимир Путин KazanSummit форумында катнашучыларны сәламләгән
president.tatarstan.ru

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» X Халыкара икътисади саммитының пленар утырышында Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын укыды.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» X Халыкара икътисади саммиты ачылу уңаеннан сезне ихлас күңелдән котлыйм. Сезнең очрашуның көн тәртибенә халыкара хезмәттәшлек, сәүдә, инфраструктура һ.б. өлкәләргә кагылышлы мәсьәләләр кертелгән. Форумда катнашучылар алдында икътисади һәм фәнни-технологик оешмаларның төрле аспектлары, хәерчелек белән көрәшүнең юллары хакында фикер алышу бурычы тора», - дип искәрткән РФ Президенты.

Путин билгеләп үткәнчә, Россия саммитта катнашучы илләрнең халыкара икътисади мөнәсәбәтләрдә гаделлек, тигезлек һәм ике якка да файда китерү принципларын ныгытырга тырышуын хуплый. Моннан тыш, ил башлыгы Россия һәм ислам илләре арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүнең әһәмиятле булуын әйткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot