news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Казанның ике судьясын Самарага һәм Мәскәүгә күчерде

Татарстан Югары суды судьясы, Казанның Авиатөзелеш районы суды җитәкчесе яңа вазифага билгеләнә.

(Казан, 16 апрель, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин Казандагы ике судьяны Самара һәм Мәскәү шәһәрләренә эшкә күчерде. Бу турыдагы карар хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Татарстан Югары суды судьясы Ленар Гайниев Мәскәүнең Икенче кассацион суды судьясы вазифасына күчерелә. Казанның Авиатөзелеш районы суды җитәкчесе Раил Шәйдуллин Самардагы Алтынчы кассацион суд судьясы вазифасына билгеләнә. Алар яңа вазифаларына 2 сентябрьдә керешәчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot