news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин: "Казанның 1000 еллыгына бик теләп киләчәкмен"

Владимир Путин: "Казанның 1000 еллыгына бик теләп киләчәкмен"

(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ"). "Мин Казанның 1000 еллыгы белән бәйле чараларга килә алырмын, дип ышанам". Бу турыда бүген Мәскәү Кремлендә федераль һәм төбәк, шулай ук чит ил гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен үткән матбугат конференциясендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белдерде.

"Мең еллык традициясе булган һәм үсеш алган Казан кебек шәһәрләре булу белән бик күп дәүләтләр мактана алмый - дип дәвам итте Владимир Путин. - Бу безнең дәүләтчелекнең һәм мәдәниятнең - Россия Федерациясенең күптөрле, күпмилләтле мәдәниятенең тирән тамырлары турында сөйли. Бик теләп киләчәкмен".

Искә төшереп үтәбез, бу Россия Президентының дүртенче зур матбугат конференциясе, 2001 елдан бирле ул ел саен үткәрелә. Быелгы матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чараларының 700 вәкиле аккредитацияләнгән, аларның өчтән ике өлеше - Россия төбәкләре вәкилләре, алар арасында Татарстан журналистлары да бар. Залда 100дән артык телевизион камера, 50 фотокорреспондент эшләде. Дәүләт башлыгы журналистлар сорауларына планлаштырылган ике сәгать урынына өч сәгать дәвамында җавап бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot