Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин «КазанФорум»да катнашучыларга сәламләү юллады
Россия Президенты Владимир Путин «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисади форумында, шулай ук «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең еллык утырышында катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде. Телеграмма Кремль сайтында бастырып чыгарылган.
«Бу көннәрдә Казанда Россия һәм чит ил сәясәтчеләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр һәм дин белгечләре, эшмәкәрләр һәм экспертлар җыелды. Сезгә икътисади, гуманитар һәм рухи тормышның төп мәсьәләләре турында, Россия һәм ислам дәүләтләре арасында уртак кыйммәтләр, мәдәни-цивилизацияле күптөрлелеккә хөрмәт, тотрыклы һәм уңышлы киләчәк өчен диалог һәм партнерлык турында фикер алышырга кирәк булачак», – дип билгеләде дәүләт башлыгы.
Путин искәрткәнчә, Россиядә гасырлар дәвамында төрле дин һәм халык вәкилләре янәшә яши, үзләренең мәдәни үзенчәлекләрен саклап кала. Аның сүзләренчә, форумның нәкъ менә Татарстан Республикасында – милләтара татулык традицияләре сакланган төбәкләрнең берсендә узуы символик мәгънәгә ия.
«Ислам – Россиядә киң таралган дөнья диннәренең берсе, аны миллионлаган гражданнарыбыз тота, алар илебез икътисады һәм фән, мәдәният һәм социаль өлкәне үстерүгә зур өлеш кертәләр. Без барлык ислам дәүләтләре белән дустанә мөнәсәбәтләрне тирәнәйтергә омтылабыз», – дип өстәде Путин.
Дәүләт башлыгы шулай ук энергетика, сәнәгать, IT-тармак, төзелеш, авыл хуҗалыгы, финанслар, мәгариф, медицина, туризм һәм башка юнәлешләрдәге уртак проектларны тормышка ашыру һәм актив тышкы сәяси багланышларны билгеләп үтте.
Ул искәрткәнчә, Россия күзәтүче статусында Organisation of Islamic Cooperation эшендә катнаша, ә Казан агымдагы елда әлеге оешма тарафыннан Ислам дөньясының мәдәни башкаласы дип аталды.
Үз мөрәҗәгате азагында Президент дискуссияләрдә катнашучыларга уңышлар теләде, форумның нәтиҗәле булачагына һәм илләр һәм халыклар арасындагы үзара файдалы хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ачачагына ышаныч белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз