Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин Казандагы БРИКС саммитында Иран Президенты белән очрашты
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан башкаласында уза торган БРИКС саммитында Казан Экспо халыкара күргәзмә үзәгендә үзенең Иран коллегасы Масуд Пезешкиан белән очрашты. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сезнең Россиягә сәфәрегез – Иран Ислам Республикасы Президенты вазифасында беренчесе, һәм бу зур символик әһәмияткә ия. Иран БРИКСның тулы хокуклы әгъзасы булды, һәм, беләсез, Сезнең гаризаны актив хупладык. Элегрәк без шулай ук сезнең Шанхай хезмәттәшлек оешмасына кушылуыгызга теләктәшлек белдердек», — дип билгеләп үтте Россия дәүләте башлыгы.
«Шул рәвешле, безнең Сезнең белән халыкара аренада уртак эш өчен өстәмә мөмкинлекләр ачыла», — дип ассызыклады Владимир Путин һәм күптән түгел Ашхабадта булган сөйләшүләр турында искә төшерде.
«Иң мөһиме – безнең элемтәләрне һәрьяклап ныгытуга үзара курс расланды. Алар үсештә, чын дустанә, конструктив характерда. Тиздән без ирешелгән нәтиҗәләрне Россия белән Иран арасында киң колачлы стратегик партнерлык турында яңа зур дәүләтара килешү белән ныгыта алачакбыз», — дип искәртте РФ Президенты.
Масуд Пезешкиан үз чиратында Иран һәм Россия мөнәсәбәтләрен стратегик дип атады. Ул шулай ук ике илнең бергә Америка Кушма Штатларның барлык санкцияләрен нейтральләштерә алачагына ышаныч белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
-
БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.
БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә уза. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз