Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин Казанда узучы Бөтенроссия студентлар язы катнашучыларын сәламләде
«Студентлар язы» фестивале 30 елдан артык илнең төрле төбәкләреннән җыелган талантлы, кызыксынучан, идеяле яшьләрне берләштерә. Бу хакта Казанда узучы бөтенроссия фестивалендә катнашучыларга сәламләү хатында Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте.
«Фестиваль программасы, һәрвакыттагыча, бик яхшы. Тамашачылар һәм экспертлар музыка, хореография, театр сәнгате һәм дизайн кебек юнәлешләрдә студентларның эшләренә бәя бирәчәк. Быел фестивальдә катнашучыларның күбесе чыгышларын Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлавы да куандыра», - дип язган хатында Президент.
Фестиваль мәйданчыгында искиткеч иҗат, илһам һәм дусларча аралашу атмосферасы тудырыла, дип ассызыклаган Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз