news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Казанда узган БРИКС саммитының зур уңышын билгеләп үтте

Владимир Путин Казанда узган БРИКС саммитының зур уңышын билгеләп үтте
Фото: Кремль матбугат хезмәте

Казандагы БРИКС саммиты зур уңыш белән узды. РФ Президенты Владимир Путин, Казахстанга сәфәре алдыннан, Россия белән Казахстан арасындагы үзара мөнәсәбәтләр турында «Казахстанская правда» газетасында чыккан мәкаләсендә шул хакта әйтте (мәкалә Кремль сайтында урнаштырылган).

«Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев октябрьдә зур уңыш белән узган Мәскәүдәге БДБ һәм Казандагы БРИКС саммитларында катнашты», - дип искәртте Россия лидеры.

Путин берләшмәнең партнер илләре категориясен гамәлгә куюны БРИКС саммитында кабул ителгән «мөһим карарларның» берсе дип атады. «Һәм шундый сыйфатта БРИКСка кушылырга чакыру Казахстанга юнәлдерелгән иде», - диде ул.

Уналтынчы БРИКС саммиты 22-24 октябрьдә Казанда узды. Казахстаннан тыш, аның барышында 12 дәүләткә - Алжир, Беларусь, Боливия, Вьетнам, Индонезия, Казахстан, Куба, Малайзия, Нигерия, Таиланд, Төркия, Уганда һәм Үзбәкстанга партнер ил статусы тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot