Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин: Казанда узган БРИКС саммитының программасы бик бай булды
Казанда узган БРИКС саммитының өч көнендә катнашучылар төрле мәсьәләләр буенча фикер алыша алды, ә программа бай эчтәлекле булды. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин саммитның соңгы көнендә матбугат очрашуында әйтте.
«Саммит программасы шактый бай булды. БРИКС әгъза-илләренең тар һәм киң составта утырышлары уздырылды, алар берләшмә эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләренә һәм өч магистраль юнәлеш буенча: сәясәт һәм куркынычсызлык, сәүдә һәм инвестицияләр, мәдәни-гуманитар өлкәдә партнерлыкны киңәйтү перспективаларына юнәлдерелгән иде», - дип санап үтте Россия лидеры.
Традиция буенча утырыш «аутрич» / «БРИКС плюс» форматында узды. «Бу формат үзен яхшы яктан күрсәтте һәм берләшмә әгъзаларына Глобаль Көньяк һәм көнчыгыш дәүләтләре исәбендәге дусларыбыз һәм партнерларыбыз белән турыдан-туры һәм ачык диалог мөмкинлеге бирә», - диде Путин.
Россия очрашуга Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре лидерларын, шулай ук Азия, Африка, Латин Америкасы илләре делегацияләрен чакырды. Путин Якын Көнчыгыштагы кискенләшкән вәзгыятьне дә кертеп, төп халыкара проблемалар буенча фикер алышу мөмкин булды, диде. Россия Президенты ассызыклаганча, иң мөһиме, барлык утырыш һәм чараларның да эшлекле һәм ачык, үзара аңлашу атмосферасында узуы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз