Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин Казанда узачак «Киләчәк уеннары» башлану көннәрен санауга старт бирде

Россия Президенты Владимир Путин «Казанда узачак Киләчәк уеннарына кадәр 100 көн» тантанасында катнашучыларны һәм оештыручыларны видеоэлемтә аша котлады. Ул тантаналы рәвештә Татарстан башкаласында ярышлар башлануга кадәрге көннәргә кире хисапны игълан итте.
«Кадерле дуслар, „Киләчәк уеннары» башлануга йөз көн калу тантанасының илебезнең алдынгы казанышлары тәкъдим ителгән „Россия» күргәзмә-форумы мәйданчыгында бәйрәм ителүе символик мәгънәгә ия. Әлбәттә, безнең горурланырлык нәрсәләребез бар, шул исәптән, югары технологияләр өлкәсендә дә. Барыгызны да әлеге уникаль мультиспорт бәйрәмендә катнашырга чакырам. Казанда очрашуга кадәр», — диде дәүләт башлыгы.
Путин шулай ук Россия өчен спорт — физик казанышлардан югарырак төшенчә булуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, ул — тигез хокуклылык һәм гуманлылык гаделлегенең гәүдәләнеше.
«Казанда Киләчәк уеннары башлануга кадәр 100 көн» тантанасы Бүген Мәскәүдә, Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең «Космос» павильонында уза.
2024 елның 23 февраленнән 3 мартына кадәр Казанда кибер- һәм физик спорт гармонияле рәвештә кушылган дөньяда беренче турнир узачак. «Россия – спорт державасы» XI Халыкара спорт форумының пленар утырышында Владимир Путин бөтен дөнья спортчылары һәм яшьләрен республика башкаласына «Киләчәк уеннарына» чакырды. Ярышларга әзерлек хакында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко ноябрь башында фикер алышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз