news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Казанда студент клублары форумында катнашучыларны сәламләде

Ил башлыгының Татарстандагы эш сәфәре дәвам итә.

Владимир Путин Казанда студент клублары форумында катнашучыларны сәламләде
Александр Эшкинин

(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ" Фәрит Салихов). Бу көннәрдә Казанда "Бергә алга!" дип исемләнгән студент клубларының Бөтенроссия белем бирү форумы уза. Анда катнашучыларны бүген "Татнефть Арена" боз сараенда Россия Президенты Владимир Путин да сәламләде.

"Бик зур канәгатьлек белән сезне Россия студентлар көне белән тәбрик итәм. Россиянең барлык студентларына, аларның остазларына укуларында, киләчәк олы тормышта уңышлар телим. Студентлар һәм яшьләр тырышлыгы белән Россия яшь булып кала", - диде Владимир Путин.

Россия төбәкләреннән җыелган студентлар быел Татьяна көнен беренче тапкыр "Бергә алга!" форумы кысаларында билгеләп үтә. Чара 24-25 гыйнвар көннәрендә Казанда уза. Форумда катнашучылар әйдәп баручы федераль экспертлар, профессиональ җәмәгатьчелек вәкилләре белән очраша, Россиядәге студент клубларының киләчәге турында сөйләшә.

Бүген "Татнефть Арена"да форумда катнашучылар Россия студентлар көненә багышланган бәйрәм концертында катнашты, биредә иң яхшы студент клубларын, грант бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин ике көнлек эш сәфәре белән кичә Татарстанга килде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100