news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Казанда Кытай Рәисе Си Цзиньпин белән сөйләште

Владимир Путин Казанда Кытай Рәисе Си Цзиньпин белән сөйләште
Фото: © Кристина Кормилицына, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

БРИКС саммиты кысаларында Казан Кремлендә Владимир Путинның Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин белән очрашуы узды.

«Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр — илләр арасындагы элемтәләрнең дөрес төзелү үрнәге», – дип белдерде Владимир Путин очрашуда.

Россия лидеры ассызыклаганча, Мәскәү белән Пекин арасындагы хезмәттәшлек тигез хокуклы һәм ирекле характерда алып барыла.

«Быел Россия белән Кытай дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 75 еллыгын билгеләп үтә. 2023 елда товар әйләнеше рекордлы 227,8 миллиард доллар тәшкил иткән. 2024 елда, сөйләшүләр материалларында билгеләп үтелгәнчә, үзара сәүдә үсүен дәвам итә», – диде Россия Президенты Владимир Путин.

  • БРИКС илләре саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия 2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСта рәислекне үз өстенә алды. Ел берләшмәгә яңа әгъзалар кушылудан башланды – Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, аңа хәзер Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100