news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Казанда дүрт яңа судья билгеләде

Россия Президенты Владимир Путин Казанда яңа судьялар, шулай ук судлардагы ике рәис урынбасарын билгеләү турындагы указга кул куйды. Тиешле документ хокукый актларны рәсми бастыру порталында урнаштырылган.

Дәүләт башлыгы указы нигезендә, Казанның Совет районы суды рәисе урынбасары итеп Марат Сөләйманов билгеләнде. Шундый ук вазифага Лениногорск судына Константин Никулин расланды.

Казанның Киров районы суды судьясы итеп Лилия Дёмагина, ә Авиатөзелеш районы суды судьясы итеп Алия Фаттахова билгеләнде. Идел буе районы судында ике яңа судья — Роман Егоров һәм Алиса Шәрәпова эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot