news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Казанда БРИКС саммитының максаты итеп уртак үсешне атады

Владимир Путин Казанда БРИКС саммитының максаты итеп уртак үсешне атады
Фото: kremlin.ru

Казанда узган БРИКС саммитының максаты – уртак үсеш иде. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин «Яңа кешеләр» партиясе лидеры Алексей Нечаев белән очрашуда белдерде. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәүләт Думасы депутаты Дәүләт башлыгына Татарстан башкаласында БРИКС саммитын оештырган өчен рәхмәт белдерде һәм бу чара яшьләргә дөньяда күпләрнең Россия белән багланышлар урнаштырырга теләвен күрсәтте, дип белдерде.

«Мин беләм, бик күп яшь кешеләр карады һәм күп сөйләшүләр булды. Һәм без аларга яңа дөнья, зур дөнья барлыгын күрсәткән нәрсәләр - ул бик күпләрне илһамландыруын беләм», - дип аңлатты ул.

«Безнең максат кемгәдер нәрсәнедер күрсәтүдә түгел, ә алга бару, моны эшләргә теләүчеләр белән үсү», - дип каршы төште аңа Россия Президенты, күзәтүнең үзен кире какмыйча, әмма саммитның максатын конкретлаштырып.

Парламентарий шулай ук саммитта 1990нчы елларда популяр булган «Конец истории и последний человек» китабы авторы - политолог һәм философ Фрэнсис Фукуяма катнашмавы кызганыч булуын белдерде.

«Хәтерлисезме, ул тарихның ахыры җитте, диде. Без тарихның бернинди ахыры да юклыгын күрәбез. Киресенчә, яңа тарих башлана һәм ул Казанда башланды», — дип ышаныч белдерде Алексей Нечаев (Фукуяма вакыйгалар тарихының ахырын көтмәгән, әмма дөньяда идеологик каршылыклар ахырына якынлашкан дип фаразлаган — Т-и искәрмәсе).

БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100