Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин: Казанда без БРИКСның ябык формат булмавын расладык
Россия Президенты Владимир Путин фикеренчә, Казанда үткән БРИКС саммиты берләшмәнең ябык формат булмавын раслый. Бу хакта ул БРИКСның XVI саммиты нәтиҗәләре буенча «Казан Экспо» халыкара үзәге матбугат очрашуында белдерде.
«БРИКС берләшү кыйммәтләрен уртаклаша торган һәм уртак чишелешләр эзләү өстендә эшләргә әзер булган һәркем өчен ачык. Казанда без БРИКСның ябык формат булмавын расладык. БРИКСның әгъзалары уртак карарлар эзләү өстендә эшли. БРИКС дөньяда нәкъ менә шундый хезмәттәшлеккә омтыла», - диде Владимир Путин.
Ул партнер-дәүләтләрнең яңа категориясен гамәлгә кую аша БРИКСны киңәйтү проблематикасына аерым игътибар биргәннәрен әйтте. «Бу көннәрдә делегация лидерлары формаль булмаган шартларда да күп аралаштылар, күп кенә ике яклы очрашулар, элемтәләр һәм әңгәмәләр үткәрелде, без дә катнашучы илләрнең лидерлары белән очрашырга тырыштык», – дип билгеләде дәүләт башлыгы.
«Тагын бер тапкыр Казанга килүегез өчен рәхмәт белдерәм. Без партнерларның теләктәшлеген тоябыз. Бу – бик мөһим, саммит тәмамлану белән дә теләктәшлек тукталып калмый», – дип йомгаклады Путин.
- БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә узды. БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз