news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: «Казан – борынгы һәм шул ук вакытта заманча шәһәр»

ФИФА президенты сүзләренчә, ул «Россиянең әлегә таныш булмаган шәһәрен күрүне түземсезлек белән көтә».

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин кичә, 25 ноябрьдә, Кремльдә ФИФА башлыгы Джанни Инфантиноны кабул итте. ФИФА башлыгы бүген Казанда узачак 2017елдагы Конфедерацияләр Кубогына жирәбә салу чарасына килде. Очрашуда вице-премьер Виталий Мутко катнашты. Әңгәмә стенограммасы бүген Кремльнең рәсми сайтында басылып чыкты.

Владимир Путин бүген Казанда узачак 2017елдагы Конфедерацияләр Кубогына жирәбә салуда катнаша алмавына борчылуын белдерде. «Әмма мин сезне ышандыра алам, барысы да бик әйбәт узачак», – дип өстәде ул Инфантинога мөрәҗәгать итеп.

ФИФА Президенты үз чиратында: «Мин бүген кич һәм иртәгә Россиядәге әлегә миңа таныш булмаган ул шәһәрнең - Казанны күрүне түземсезлек белән көтәм. Ул бик матур шәһәр дип ишеттем», - дип белдергән.

«Бик әйбәт шәһәр. Казан соңгы елларда бик матурланды, ул хәзер бөтенләй башка шәһәр. Ул борынгы һәм шул ук вакытты заманча да», – дип җавап бирде Россия лидеры.

Джанни Инфантино Казан турында ул футбол шәһәре дип тә ишетеп беләм, дип өстәде. Владимир Путин моны раслап: «Мин ул стадионга («Казан-Арена» – Т-и иск.), әле анда ялан кыр вакытында нигез ташын салдым», дип җавап бирде.

«Әйе, анда Конфедерацияләр Кубогына жирәбә салу тантанасы үтәчәк. Бу бик зур вакыйга, ә дөнья чемпионаты аннан да зуррак масштабта булачак. Миңа килгән докладлар нигезендә моңа ышанам», – дип белдерде Инфантино.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100